ПРИМИТИВ с. лат. 1. 1) Кешелек җәмгыятенең иң башлангыч стадиясендә булган; борынгы; садә төзелешле. Британия галимнәре фикеренчә, кешелек үсешнең примитив дәрәҗәсендә генә әле ---. Мәдәни җомга 2) Катлаулы булмаган, гади. Ә халык көйләрен үзләрен генә алганда, алар хәзерге тормыш таләпләре күзлегеннән бик примитив бит инде. Г.Бәширов. Галиябануның күлмәге бик примитив, бераз затлырак итеп эшләтәсе булыр. А.Әхмәтгалиева. Әгәр кисәкчекләр элементар күзәнәкнең түбәләрендә генә булса, андый күзәнәкләр гади яки примитив дип аталалар. Физика 3) Өстән-өстән генә; артык гадиләштерелгән. Ләкин тора-бара минем алда дөнья киңәйгән саен, караш үзгәрде, һәм үземнең никадәр примитив фикер йөртүемне аңладым. Р.Кәрами. Тарихка болай примитив карарга, бер халыкны икенчесенә каршы куярга ярамый. М.Сәлимҗанов. Безнең җенси мөнәсәбәтләр өлкәсендәге мәгълүматларыбыз соң дәрәҗәдә сай, ул белемнәрне тарату плансыз, примитив юл белән алып барыла ---. Тигез гомер итегез! 4) Белеме һәм әхлак ягы түбән; тар карашлы. Бу җавапларның һәм төпкә куелган имзаларның никадәр тупас һәм примитив ялган икәнлеге бер дә көрәшче булмаган кешегә дә күренеп тора иде. Ш.Маннур 2. рәв. мәгъ. Сай, гадиләштереп. Әдәбиятны болай примитив, гадиләштереп аңлау, аны асыл, тирән сыйфатларыннан мәхрүм итү кайдан килә соң? А.Гыйләҗев. Сез бик примитив фикер йөртәсез. Сез Таһир, Зөһрәләрне дә рәнҗетәсез, Гаяз әфәнде. Р.Батулла. Син, әти, бик примитив фикер йөртәсең. Сыенырга почмак, ашарга ипи булганга гына сөенеп яши торган чак түгел хәзер. Ф.Яруллин |