ПРИМАТ и. лат. 1) филос. Беренчелек. Рухның приматы

2) күпл. биол. Югары төзелешле имезүчеләр төркеме (ярым маймыллар, маймыллар һәм борынгы кешеләр). Приматлар дигән хайваннар тармагыннан беренче буларак өченчел чор маймыллары барлыкка килгән. А.Фәткуллин. Кеше ул – күп күзәнәкле --- тереклек иясе. Иҗтимагый хайван, приматлар отрядыннан... А.Тимергалин. Физик кыяфәте белән төрле расадагы, төрле типтагы кешеләрнең барысының да бик борынгы ата-бабалары приматларның ниндидер аерым бер төренә барып тоташа. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә