ПРИМАДО’ННА и. ит. театр 1) Опера яки опереттада төп партияләрне башкаручы җырчы хатын-кыз. Алай гына да түгел, язмыш аны тагын берничә кат татар театры примадоннасы белән очраштырды, һәм ул очрашуларның һәрберсе, хәтергә уелып калып, берсеннән-берсе зуррак әһәмияткә ия булдылар. Ф.Әһлия. Синең алда – гүзәл примадонна: Башыңны и, кулымны үп чүгеп. Л.Янсуар. Примадоннабыз милли операбыз белән бергә үсә, бергә дан-шөһрәт казана. Татар теле. Хрестоматия

2) Балетта башлап биюче хатын-кыз



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә