ПРИМА-БАЛЕРИ’НА и. ит. Балетта төп партияләрне башкаручы биюче (балерина). --- анда балет сәнгатенең барлык йолдызлары, дөньядагы барлык атаклы театрларның прима-балериналары җыелачак. Р.Мирхәйдәров. Без Нинель Юлтыеваның һәр премьерасын карап бара һәм, аның осталыгына сокланып, аны театрыбызның прима-балеринасы дип атый идек. Р.Заһидуллина. Өстенә буй-буй сызыклы швейцар кәчтүме киеп җибәргән театр хезмәткәре прима-балеринага әллә кайдан янып торган алтын язулы визит карточкасы сузды. Р.Вәли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә