ПРИ’МА и. лат. муз. 1) Гамманың беренче баскычы 2) Авазлар рәтенең бер баскычындагы интервал 3) Скрипканың, виолончельнең беренче нечкә кылы 4) Бер үк төрле авазларның, тоннарның үзара туры килүе 5) Инструменталь ансамбльнең бер уен коралында гына башкарыла торган беренче – төп партиясе 6) Ансамбльдә төп партияне башкаручы кеше яки ансамбльдә беренче – төп партия уйнала торган музыка коралы. Театрның мәһабәт гүзәле, прима актриса, җырчы Сара Садыйкова, үксеп җылый-җылый, караңгы урамда ялгызы йөри дә йөри. Р.Батулла. Мәйсәрә роленә режиссёр, тәҗрибә сыйфатында, опера примасы B.Ганиеваны чакыра. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры 7) Рус халык оркестрында балалайканың сопрано төре 8) банк Почта аша җибәрелә торган вексельнең беренче экземпляры |