ПРИКАЗЧИКЛЫК и. Приказчик булу, приказчик хезмәте. Ул үзенең егерме еллык приказчиклык гомерендә кибет ябылуын бу кадәр түземсезлек белән көткәне юк иде. К.Тинчурин. --- һәркем белә приказчиклыктан журналист булган Гыйниятулла Зәйнуллинны, ләкин аның ничек итеп приказчиклыктан журналист булганын --- беркем дә белми. С.Җәлал. Приказчиклык белән язучылык – бер-берсенә каршы төшенчәләр. Приказчиклыкта, без аңлаганча, мутлык, хәйләкәрлек, холуйлык, бер тиен файда күрер өчен җанын сатарга да әзер тору төшенчәләре ята. Т.Миңнуллин |