ПРИКА’ЗЧИК и. рус иск. 1) Элек кибет хуҗасына ялланып товарлар сатучы хезмәткәр. --- кара мыеклы, кара күзле, каракүл бүрекле берничә «чын» приказчик, кибет алдына туктап, Хәйрулла агайны күрмәгәнгә салынып, кемнедер көтә башладылар. К.Тинчурин. Араларында өч-дүрт яки биш-алты приказчик тоткан зур кибет хуҗалары да бар, болар – Сафа купец, Басыйр купец ---. Ә.Еники. Мидхәтнең бабасы – итекче, атасы бер сәүдәгәрдә приказчик була. Т.Әйди 2) Алпавыт утары белән идарә итүче хезмәткәр. Феодал приказчиклары шәһәр халкын хөкем итә, алардан пошлина, --- башка түләүләр җыя. Урта гасырлар тарихы |