ПРИКАЗ и. рус 1) Оешма, учреждение, предприятие, хакимият органы башлыгының катгый үтәлергә тиешле боерыгы. Директор шундук приказ басып кертергә кушты. Х.Сарьян. Приказ игъланнар тактасында эленеп тора иде. Р.Мөхәммәдиев. Ул аннан приказ белән баш табиб булып кайтты. Р.Хәбибуллина

2) хәрби Гаскәри башлык тарафыннан бирелә торган, аңа буйсынган кешеләр берсүзсез үтәргә тиешле әмер. Приказ укылганда, капитан Хәкимовның бөтен буыннары үзгәрде, гәүдәсе, бөтен барлыгы скрипка кыллары кебек соңгы чиккә кадәр тартылды. Р.Кәрами. – Приказны үтәми кайтуың гына җитмәгән, корал югалткансың! – диде аңа Мирсәет. Р.Мөхәммәдиев. Космодром тормышындагы әнә шул төгәллек, приказ кебек бирелә торган аз сүзле кыска командалар, --- һәммәсе бергә кушылып, үзенә бертөрле музыка хасил итәләр иде. Галәмгә юл

3) Шундый әмер, боерык язылган кәгазь. Фрунзе приказын илтү өчен, тагын берничә ординарец күрше авылларга һәм дивизияләргә чыгып чапты. Г.Бәширов. Безнең кулда Оборона министрлыгының шуны раслый торган приказы һәм һәркайсыгызда хәрби хезмәткәр документлары булыр. Р.Мирхәйдәров

4) тар. XVI‒XVII гасырларда рус дәүләтендә идарә эшләренең аерым тармагын алып барган оешма. 1625 елда Казан сараеның приказы --- князь Еникеевләрнең Зур Аксел елгасы буенда җир биләмәләре бар, дигән документ чыгара. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар. Приказ палатасы. Приказ идарәсе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә