ПРИ’ИСК и. рус Кыйммәтле казылмалар, ташлар, металлар табыла торган җир. Төрле урыннардан җыелган, гомерләре буена завод һәм приискларда йөргән бу халыкларның арасында төрле тип, төрле сыйфатлылары бар. М.Гафури. Беренче номерлы приискы конторыннан тау-таш коллекциясе – унбиш әрҗә. А.Тимергалин. Быел җәй я казакълар арасына бала укытырга, я Рәмиевләрнең алтын приискларына эшкә китмәкчеләр иде. С.Поварисов |