ПРИЗЫВ и. рус 1) Хәрби хезмәткә алу кампаниясе. Ул ел минем призывка караласы да елым иде. Г.Садри. Ул эшне җәелдереп җибәрергә өлгермәде – чираттагы призыв буенча Кызыл Армия сафларына китеп барды. Г.Иделле. Командирларына рәхмәт: бер уйласаң, җәберләмәделәр, җәберләтмәделәр. Югыйсә «стариклар» түгел, үзләренең призыв егетләре кабыргасын санамакчы иделәр. С.Шәрипов

2) Хәрби хезмәткә бер үк вакытта алына торган яшьтәш кешеләр. Язгы призывны Ерак Көнчыгышка җибәрү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә