ПРИ’ЗМА и. гр. 1) мат. Ике нигезе бер-беренә параллель яткан тигез күппочмаклардан һәм ян кырлары параллелограммнардан торган күпкырлы җисем. Ә тамчы үзенең формасы белән геометрик фигурага – призмага охшаган. Җил каян килә? 2) физ. Үтә күренмәле материалдан ясалган һәм катлаулы яктылыкны спектрга таркату, яктылык нурларының юнәлешен үзгәртү һ.б. максатлар өчен оптик, спектраль приборларда, аппаратларда кулланыла торган күппочмаклык яки өчпочмаклык. Түгәрәк трубадай өскә сузылып, призма үсә башлый. 30 см озынлыкта булгач, формага кертеп кисеп алалар. Р.Баһау. Кояш нурын призма аркылы үткәрсәк, без салават күперенең җиде төсен күрербез: кызыл, әфлисун төсе, сары, яшел, зәңгәрсу, куе зәңгәр һәм шәмәхә. Э.Нигъмәтуллина. Призма – махсус формадагы пыяла кисәге. Ул яктылыкны тарату өчен кулланыла. Җил каян килә? 3) күч. Караш ноктасы. Ник тормышны өйрәнә белмибез, Төрле призмадан күзәтеп? Ә.Фәйзи ◊ Призма(сы) аркылы к. призма(сы) аша. Алардан аермалы буларак, В.Имамов романы совет чорын тулаем тасвирлауга кайтып кала. Һәм әнә шул процесс «татар авылы призмасы» аркылы күрсәтелә. М.Әхмәтҗанов. Эчке сурәтнең үзәге – аның иң тотрыклы өлеше, һәм күңелдәге сурәт шушы төп психологик призма аркылы якын кешедән килә торган импульсларны кабул итә. Тигез гомер итегез! Призма(сы) аша Берәр нәрсәгә бәйләнештә, мөнәсәбәттә, берәр нәрсә тәэсире астында, объектив булмыйча (күзәтү, тикшерү, карау, үткәрү һ.б.ш. тур.). Кайдадыр борынгы орган тавышы – Бах. Тыңлаган борынгы стильгә хәзерге заман призмасы аша карыйсың. Ә.Баян. Сезнең әсәрләрне без балачактан ук беләбез. Тик бүгенге көндә мин алардан алган элекке тәэсирләрне югалттым. Моны балачакның призма аша бәяләвенә генә кайтарып калдырмас идем. Т.Миңнуллин. Төшенкелек фазасында кара, пессимистик оптика хөкем сөрә, һәм бөтен нәрсә дә аның начарайта торган призмасы аша күренә. Тигез гомер итегез! |