ПРИЗ I и. фр. Ярышта җиңгән кешегә бирелә торган бүләк. Илләр гиздең, спорт ярышларында сан-исәпсез призлар яуладың, сувенирлар алып кайттың. Ә.Баян. Призларны тапшырып, бүләкләрне өләшеп, кичәне йомгаклап торганда, мине чакырып алдылар. Р.Хәбибуллина. Башта бокс, аннары штанга секцияләренә йөреп, ярышларда катнашып, призлар алдым. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә