ПРИГОВОР и. рус сөйл. 1) Судның җинаять эшен тыңлаганнан соң чыгарган карары, хөкеме. Суд членнары бер-берсенә карап алдылар, һәрберсе башын кагып алды. Бу – приговор иде. Г.Әпсәләмов. Бу сискәндергән шартлау белән мәсьәләнең хәл ителүен аңлады Марва: атага карата бала чыгарган хөкем карары – приговор! Ә.Баян. Бу сүзләр Шомага приговор сыман яңгырадылар. Аннан уздырып йөрүчеләр... Моның булуы мөмкин түгел, була калсалар, аларның гомере санаулы. Ф.Сафин 2) Берәр оешма, коллектив яки җыелыш карары. Җиһанша абзаң әле һаман шул ат караклыгын ташлый алмыймыни? Аны әллә кайчан, приговор җыеп, авылдан озатасы иде. К.Тинчурин. Без бит әле бик зур эш башларга йөрибез. Авылдан приговор җыеп, Думага кеше сайлап җибәрергә дә сөйләшкән идек. Г.Садри. Ул ---, вагоннан төшеп кала, приговор җыйган өчен, бөтен авылны яндырырга, кара күмергә калдырырга --- ниятли. Ф.Хатыйпов |