ПРИ’ВОД и. рус тех. 1) Нинди дә булса машинаны, механизмны һ.б.ш.ны хәрәкәткә китерү җайланмасы. Автомобильләр өчен электр чыбыклары, кабельләр һәм привод системалары ясаучы компания үз өлкәсендә Европада – беренче, дөньяда дүртенче урынны били. Ватаным Татарстан. Электр приводы. Атлы привод 2) Электр чыганагыннан, двигательдән машиналарга, станокларга әйләнү хәрәкәтен күчерү җайланмасы. Кар астындагы ат приводын алыр өчен, берничә кеше тимер көрәкләр белән будка янындагы кар өемнәрен актаралар. Ш.Камал |