ПРИВИЛЕ’ГИЯ и. лат. Өстенлекле хокук. --- әйе, «морза» дигән хәтәр исем бар барын, әмма аның реаль нигезен (көчен) тәшкил иткән байлык та (мәсәлән, җир-сулар биләү) һәм ниндидер зур өстенлек (привилегия) белән файдалану хокукы да юк, бирелмәгән. Ә.Еники. Бу факт – Сталинның өстен хокукларыннан (привилегия), ягъни Кремльдәге фатир, махсус паек, дача һәм башкалардан оста файдаланучы трибун шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү иде. Я.Шәфыйков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә