ПРИВАТИЗА’ЦИЯ и. лат. Дәүләт яки муниципаль милке булган объектларны коллектив яки шәхси милеккә әверелдерү, хосусыйлаштыру процессы. Реформаның төп максаты уртак ил байлыгын хосусый милеккә әйләндерү иде. Хакимияттәге эреле-ваклы номенклатура «приватизация» дигән хәйләле бер чара ярдәмендә ул байлыкны, төрле яшерен мафияләр белән берләшеп, үзара бүлешеп бетермәктә... Ә.Еники. --- мин эшне колхозның исемен үзгәртүдән һәм... хосусыйлаштырудан башлап җибәрдем. З.Хөснияр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә