ПРИВАТ-ДОЦЕНТ и. лат. Патша Россиясендә һәм Көнбатыш Европа илләрендә: югары уку йортында штаттан тыш эшләүче укытучының гыйльми исеме; шул дәрәҗәгә ия булган кеше. 1925 елда Г.Газиз Баку шәһәренә күчеп китә. Шул ук елда ул Азәрбайҗан дәүләт университетының приват-доценты итеп сайлана. Р.Мостафин. Кант, шушы шәһәрдә университет тәмамлаганнан соң, өендә дәресләр бирү белән шөгыльләнә, соңрак Кенигсберг университетында приват-доцент, 1770 елдан профессор була. К.Гыйззәтов. Язманың икесе, --- Уфадагы Новый клуб залында Петроград университеты приват-доценты П.С.Коган укыган лекцияләрнең эчтәлеген китерү, аларга мөнәсәбәт белдерү кебек тәэсир калдыра. Д.Заһидуллина |