ПРИБОР и. рус 1) Нинди дә булса эш башкару, берәр нәрсә белән идарә итү өчен кулланыла торган махсус җайланма; әсбап. Гильзаны махсус приборлар белән эзләделәр, ләкин ул табылмады. Х.Вәлиәхмәтов. Метеостанциядә --- тәүлек буена сәгать саен күзәтү алып барасың, приборлар күрсәтүен журналга язасың ---. Р.Хәбибуллина. Тигезлек, басым, температура, көчәнешне үлчәү приборларының эшләү принципларын да биш бармагы кебек белә иде инде ул. Язмышлар яңарганда 2) Нинди дә булса эш башкару әсбаплары җыелмасы, комплекты; җиһаз, дирбия. Кунаклар, утырышыгыз. --- Рауза, тагын өч кешелек прибор әзерләп куй. Ә.Фәйзи. Аннары язу приборлары янындагы өстәл сәгатенә күз төшереп алды да өстәп куйды. М.Хәсәнов. Укырга китәр алдыннан, мин аңа кырыну приборы бүләк иттем. Э.Касыймов |