ПРЕ’ФИКС и. лат. лингв. Сүзнең алдына ялгана торган кушымча; алкушымча. Төньяк Тогодагы тем телендә кечерәйтелгән исем ясауда ка- префиксы кулланыла. Н.Фәттах. Префикс – тамырның алдына ялгана торган кушымча. Мәсәлән, рус телендә: переписать, подслушать; гарәп телендә: хәкәмә (хөкем итәргә). Х.Сәлимов. Барлык кушымчалар да (префикс, конфикс, инфикс, суффикс, интерфикс), гомумиләштерелеп, аффикс дип аталалар. Фән һәм тел |