ПРЕФЕРАНС и. фр. Карта уенының бер төре. Аннары, Костя тәкъдиме белән верандага чыгып, преферанс уены өчен түгәрәк сызгаладылар ---. Ә.Баян. Үзе ул преферанс сугарга ярата, кайдадыр хәрбиләрдән һәм карт артистлардан якалашып уйный торган кешеләре бар, шулар янына китсә, тәүлекләп тә югала. Ә.Еники. Театр әһелләре, безнең өйгә җыелышып, преферанс уйный иде. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә