ПРЕФЕКТУ’РА и. лат. 1) Рим империясендә административ бүленеш берәмлеге

2) Административ-җирле берәмлек белән идарә итү аппараты. Сезнең командада, округ, префектура җитәкчеләре арасында татарлар күпме? Я.Шәфыйков. Озакламый «Иске бистә» дигән префектура, тарихи-мәдәни тыюлык, татар үзәге дигән сүзләр дә, сөйләүләр дә артта калды, бу проект үз җае белән онытылды, юкка чыкты. Ф.Яхин. Япониядәге Нарита аэропортының карантин хезмәте Россия Президенты Владимир Путинның Акита префектурасы губернаторы Норихиса Сатакэга бүләк иткән мәчесен иреккә чыгарган. Ватаным Татарстан

3) Префект (2‒3 мәгъ.) һәм аның канцеляриясе урнашкан бина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә