ПРЕФЕКТ и. лат. 1) Борынгы Римда административ һәм хәрби хезмәт урыннарының һәм шул урыннарда эшләүчеләрнең гомуми исеме. Мин беләм, префект, Рим тарихчылары мине мактамас, мәгәр мин аларның мактауларына мохтаҗ да түгел. М.Хәбибуллин 2) Җирле идарә башлыгы. Префект сезнең өчен пошына. Ә.Давыдов. Уйларының чиксез булачагын аңлаган Солтан Җәләевич, префект булудан баш тартырга кирәк, дигән карарга килде. Ф.Яхин. Префект исә махсус вәкаләткә ия: ул район хакимияте башлыгы дәрәҗәсенә тәңгәлләштерелә. Шәһри Казан 3) Кайбер илләрдә полиция начальнигы |