ПРЕТЕ’НЗИЯ и. лат. 1) Дәгъва. Аларның монда яшәгән квартирасына претензиям юк. С.Баттал. Ул биергә риза булды. Биеде. Бу мәсьәләдә аңа претензия юк, яхшы бии. Фигурасы да яхшы. Ә.Сафиуллин. – Безнең фирма ягыннан сезгә претензия юк, – диде Сәет, җавапсыз калмас өчен генә. Т.Галиуллин 2) Берәр нәрсәгә ризасызлык, канәгатьсезлек белдерү; шикаять. Без бу эшне үзара килешеп эшлибез. Соңыннан безгә претензия белән килүче булмаячак. Ә.Еники. – Претензия бармыни? – диде ул, өстәлгә авыру тарихын куеп. Тавил башын күтәрде. – Операция кирәк булмаган, ә сез ясагансыз! Х.Камалов. Башта ярыйсы гына эшләде. Эш турысыннан аңа бернинди претензия юк – зверь кебек. Р.Кәрами 3) Урынлы таләп. Трестка нинди претензияләрегез бар? Нәрсә белән ярдәм итик? Г.Ахунов. – Сезгә претензия юкмы? – Бардыр инде ул, әйтергә генә куркалардыр... С.Ибраһимова 4) махс. Сатып алучының, кредиторның, заказ бирүченең килешү яки шартнамә шартларын бозган подрядчыга, бурыч алучыга, заказ үтәүчегә рәсми протест белдерүе |