ПРЕТЕНДЕНТ и. лат. Нәрсәгә дә булса дәгъва итүче, берәр нәрсәгә ия булырга хакы булган кеше; дәгъвачы, даулаучы. --- быел бирелә торган льготный урынга йөз чакрымнан ук үкереп-дулап килгән, җиле белән үк башкаларны егып салачак претендентлар да юк иде. Х.Сарьян. Ләкин аның минуслары бар: холкы йомшаграк, кешене жәлли. --- Юк, дип, Шаязның үзенә претендент була алмавын ачыклады. Аны эш аты итеп файдалануны ният итте. Х.Камалов. Өстенә кигән сары бикасап казакие аның инде бабалары Болгарлар тора торган галәмгә китәргә вакыт җиткән, карт Мөҗавир урынына претендент булганлыгын халь (хәл, торыш, кыяфәт) теле белән әйтеп тора. Р.Гали |