ПРЕСТИЖ и. фр. 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса абруе, авторитеты. Әмма патент алуның престиж ягы да бар бит әле аның... З.Мифтахов. Ул сөйләгәннәргә нәтиҗә ясагач, тагын бер кат инанасың: татар теленең престижы да, кирәклеге дә көннән-көн кими. Сөембикә

2) Җәмәгатьчелек тарафыннан кайбер кешеләрнең, социаль төркемнәр һ.б.ш.ларның социаль хәленә, профессиясе, эш-гамәлләре, психологик сыйфатлары, матди байлыкларына карап өстен саналуы. Гаҗәп хәл: укытучы белән әлеге мөнәсәбәт иптәшләрем алдында миңа ниндидер өстенлек – престиж бирә түгелме соң? Ә.Баян. Профессорның престижы юк хәзер. Г.Каюмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә