ПРЕСС-СӘРКАТИП и. ингл.-фар. 1) Нинди дә булса рәсми органның, дәүләт эшлеклесе, фирма кебекләрнең карашларын пресс-релизлар әзерләү һәм тарату, пресс-конференцияләр уздыру һ.б.ш. юллар белән массакүләм мәгълүмат чараларына җиткерү вәкаләте бирелгән кеше. Мин сине пресс-сәркатибем итәм. Үзең шома, үзең түгәрәк. Журналистларның башын әйләндереп бетерерсең. Ф.Зариф

2) Массакүләм матбугат чаралары белән бәйләнеш тоту өчен җаваплы хезмәткәр; дәүләт җитәкчеләренең, учреждениеләрнең, шул исәптән илчелекнең вәкиле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә