ПРЕСС-РЕЛИЗ и. махс. ингл. Прессада бастырып чыгару өчен, дәүләт учреждениеләре, халыкара оешмаларның штаб-квартиралары, пресс-бюролар тарафыннан әзерләнгән кыска рәсми белдерү. --- журналистларга пресс-релиз да, чакыру билетлары да бирмәделәр. Татарстан яшьләре. Үз чиратында «Татспиртпром», һөҗүм ясауда массакүләм мәгълүмат чараларын гаепләп, пресс-релиз таратты ---. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә