ПРЕСС-ПАПЬЕ и. фр. 1) Язу карасын киптерү өчен, астына киптергеч кәгазь беркетелгән ярымтүгәрәк пластинка яки такта. Өстәл өстендә Толстой тоткан әйберләр: гади генә кара савыты, пресс-папье. Ә.Еники. Сөйләшкән чакта мөдир --- өстәлдәге пресс-папьесын боргалый башлый. А.Тимергалин

2) Өстәлдәге кәгазьләрне бастырып кую өчен, бронза, мәрмәр һ.б.ш.лардан ясалган авыр әйбер. Гыйльфан кулына агач счёт алмакчы иде, әмма аннан да якынрак бер нәрсә алды. Ахрысы, ул мрамордан эшләнгән пресс-папье иде... М.Мәһдиев. Ул сугарга дип кулын күтәргәндә, күзем өстәлдәге мәрмәр пресс-папьега төште, ничек шуңар сузылганымны белмичә дә калдым, Бикчәнтәев сукканчы, мәрмәр пресс-папьены эләктереп алып, аның яңагына бәрдем. Л.Гыйззәтуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә