ПРЕССЛА’У ф. Пресс белән кысу, бастыру, тыгызлау. Сездән пресслап салам алып китә[без]. М.Хәбибуллин. Массаны пресслау барышында пресста вакуум тудыру массага форма бирүне җиңеләйтә, яндырылган эшләнмәнең ныклыгын 2 тапкырга арттырырга мөмкинлек бирә. Төзү материаллары Пресслап кую Прессланган хәлдә калдыру Пресслый башлау Прессларга керешү. Печән һәм саламны дүрт җыйгыч-пресс белән пресслый башлыйлар һәм аларны шунда ук ябык складларга ташыйлар. Кама ягы Пресслый төшү Тагы да ныграк пресслау |