ПРЕСС-КОНФЕРЕ’НЦИЯ и. ингл. Һәртөрле сәяси, фәнни һ.б. мәсьәләләр буенча мәгълүмат бирү өчен, дәүләт, фән, җәмәгать эшлеклеләренең матбугат вәкилләре белән очрашуы. [Әхмәт Симай] Көнчыгышның оккупацияләнгән җирләре министрлыгында даими үткәрелә торган пресс-конференцияләргә радио-корреспондент буларак катнашты, рейхсфюрер Розенберг аны махсус кабул итте. Г.Әпсәләмов. Небенцаль Берлинда пресс-конференция уздырды. Г.Кашшаф. Пресс-конференциягә җыелган журналистлар түземсезлек белән очрашу сәгатен көттеләр. З.Дәүләтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә