ПРЕ’ССИНГ и. ингл. 1) Спорт уеннарында: көндәшеңә ирекле хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирмәү, бергә-бер уйнау (саклауның бер төре). Казанлылар петербурглыларны көчле сак нәтиҗәсендә түгел, ә кырның бөтен почмагындагы прессинг сәбәпле туктата алды. Шәһри Казан. Футболда прессинг куллану 2) күч. Кемнең дә булса иреген яки эшчәнлеген чикләүгә юнәлдерелгән чаралар, мораль басым. Күп еллар буе сәяси прессинг астында яшәү. Полиция тарафыннан гаепләнүчеләргә карата психологик прессинг кулланылуы |