ПРЕСС-БЮРО и. ингл. 1) Һәртөрле съездлар, конференцияләр, киңәшмәләр вакытында матбугат органнарына хәбәрләр бирү өчен оештырыла торган редакция аппараты. Ул елларда район газеталары өчен «Правда» газетасы пресс-бюро мәкаләләре җибәреп тора иде бит әле. Ф.Баттал

2) Матбугат органнарын әзер мәкаләләр, информацияләр, иллюстрацияләр һ.б.ш. материаллар белән тәэмин итеп тору өчен оештырылган даими бүлек (редакция). Бу ике номерда гына да 75 – 80 процент тәрҗемә. «Пресс-бюро» тарафыннан җибәрелгән һәр материалны чыгара гына бирәләр. Яхшымы, начармы – анысы редакция эше түгел. Ник, «Пресс-бюро» белми басмагандыр инде. А.Алиш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә