ПРÉССА и. фр. 1) Вакытлы матбугатның (газета-журнал һ.б.ш.ның) гомуми исеме. Ул инде журналист булган да иде. --- Әлбәттә, сул прессада. Э.Касыймов. «Бүлмәмә пресса кертегез, дөньядан артта калам!» – ди икән ул, «почта» соңласа. Сөембикә. Сары прессада ни язмаслар! Ватаным Татарстан

2) җый. Журналистлар; вакытлы матбугат вәкилләре. Син – как-никак пресса, хакимиятнең бишенче тәгәрмәче. Н.Гыйматдинова. Октябрь аенда «Закрытая школа» һәм «Папины дочки» сериалларының актёрлары пресса һәм тамашачылар белән очрашу уздырды. Ялкын. Бу тантанада быелгы бәйгенең җиңүчеләре, --- бәйгене оештыручылар һәм жюри әгъзалары, чакырылган кунаклар, телевидение һәм пресса катнашыр дип көтелә. Туганайлар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә