ПРЕСС и. лат. 1) Һәртөрле әйберләрне кысып тыгызлау механизмы яки машинасы; эскәнҗә. Узган ел Алексей чүт кенә тәбә булмады. Ходай саклагандыр, дим. Мастеры ватык пресста эшләткән. Р.Бәшәр. Йомычкалар авыр пресс белән Кысыла да китә мартенга, Ә бераздан алтын-сары булып Кояш чыга мартен артында! С.Гәрәева. Hu экономикада, ни социаль сферада, ни идеология өлкәсендә үзгәртеп корулар сизелми, ә туктаусыз, алга барабыз, дибез. Тимер пресс һаман кысылган хәлдә, режим ничек булды, шулай кала бирә. Ф.Садриев 2) сөйл. к. пресс-папье (2 мәгъ.). --- директор аларны [кәгазьләрне] мәрмәр пресс белән бастырып куйды. М.Маликова |