ПРЕ’РИЯ и. фр. Төньяк Американың уртача климат зонасындагы куе биек үлән белән капланган дала тибындагы мәйданнар. Төп инструмент – электр гитарасы. Анда ерак прерияләрдәге ковбой гитарасы чакыруларының кайтавазы һәм төнге паровозның ямансу сызгырулары ишетелә бугай. Ә.Баян. Кыяклылар семьялыгы – чәчәкле үсемлекләрнең иң эре семьялыкларыннан берсе. --- Далада, болын, прерия һәм пампасларда, саваннада кыяклылар – өстенлек итүче үсемлекләр төркеме. Ә.Мәүлетова |