ПРЕПАРАТ и. лат. 1) Фәнни тикшерү өчен файдаланыла торган хайван яки үсемлек организмының махсус әзерләнгән кисәкләре. Препаратлар ясауга гаять оста булып өйрәнеп җиткәнлеге өчен, ул медицина факультеты студентларының укулары вакытында аларга якын ярдәмче булды. И.Рәмиев. Анатомия препараты. Бака йөрәге препараты 2) Тикшеренү өчен әзерләнгән химик матдә. Төелгән препаратны микроскоптан караганда, төзек булмаган формалы пластинкасыман кристаллар күзәтелә. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар. Радиоактив препарат 3) Фабрикада, лабораториядә әзерләнгән химик яки фармацевтик продукт. Әгәр иң соңгы яңа препаратлар ярдәмендә дә Исмәгыйльнең кан басымы төшеп, бумасы кимемәсә, актыккы чарага – шушы авыр хәлендә операциягә тәвәккәлләргә туры килер. Г.Әпсәләмов. Тикшерә, эзләнә төшсәң, баш миендә эндорфиннарны ясалма рәвештә барлыкка китерә торган препарат эшләп чыгарырга --- мөмкин булыр иде. Ә.Баян. Бу авыруны врач язып биргән күкертле препаратлар белән дәвалыйлар. Тигез гомер итегез! |