ПРЕМЬЕР и. фр. 1) к. премьер-министр. Премьер өйдә юк иде. М.Мәхмүтов. Аңа, тигез җирдә фәкать аз-маз гына калкып торган шушы бүкәнгә, президентлар, премьерлар, министрлар баш ия. Ә.Рәшит. Залның беренче рәтендә министрлар, премьер, илбашы, мин. З.Дәүләтов 2) театр Баш рольләрне, партияләрне башкаручы артист. Труппа премьеры |