ПРЕ’МИЯ и. лат. 1) Билгеле бер өлкәдә ирешкән уңышлар, казанышлар, күрсәткән хезмәтләр өчен бирелә торган рәсми бүләк. Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил язган шигырьләрне белмәгән татар юктыр. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар. 2013 елның 9 февралендә 73 яшендә танылган рәссам, --- Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Мәнсәви улы Ханов вафат булды. Ватаным Татарстан. Альфред Нобель үзе исемендәге премияне, динамит уйлап чыгару аркасында, сугыш пропагандисты итеп санамасыннар өчен васыять итә. Ирек мәйданы 2) Җитештерү нормасын яхшы сыйфат белән арттырып үтәгән өчен, эшче һәм хезмәткәрләргә хезмәт хакыннан тыш бирелә торган матди кызыксындыру чарасы. Без сезнең белән дәүләткә 100000 сум экономия калдырабыз. Бәс, шулай булгач, миңа моның өчен премия тиешледер дип беләм. Н.Дәүли. – Премия ул миңа, яхшы эшләгән өчен, – диде Лариса. М.Маликова. Безнең эш турында кешегә сөйләп йөрмәдең, тавыш куптармадың, штраф салмадың, премияләрне кисмәдең. Н.Акмал |