ПРЕЛЮ’ДИЯ и. лат. муз. 1) Музыкаль әсәрнең кереше. Яшьлек, Гомрең кыска синең, Шундый кыска булып тоела: Кичен чәчәк аткан була, Ә таңында инде коела... Бу – музыка теле белән әйткәндә, прелюдия, гадәти шәкелгә күчергәндә, кереш сүз. К.Гыйззәтов 2) Ныклы формасы булмаган һәм гадәттә бер инструмент (фортепьяно, клавесин, орган) өчен язылган мөстәкыйль музыкаль пьеса. Ноталар арасыннан Шопенны табып, шуннан бер прелюдияне ашыкмыйча гына уйный башладым. Ә.Еники. Хәбир Шопенның атаклы циклыннан бер прелюдия уйнады. Ш.Хөсәенов 3) күч. Берәр нәрсәнең башлангычы, кереше. Бөек шагыйрь яшәгән «Болгар» кунакханәсен җимереп, җир белән тигезләделәр. Бу вандаллыкка прелюдия шикелле, язын Тукай исемен йөрткән премияләр дә, Дәүләт бүләгенең дәрәҗәсен төшереп, нигездә үзешчәннәргә бирелде. Р.Фәйзуллин. Бу җыр безнең арадагы иҗади элемтәләрнең прелюдиясе булып чыкты. Ә.Рәшит. Үзен яклап --- сүз әйтергә базган авыл егетенең вәхшиләрчә кыйналу эпизодын гына укып карагыз, сез анда яндырылган һәм таланган, канга батырылган Кавказ авыллары --- фаҗигасенең прелюдиясен күрерсез. А.Хәлим |