ПРЕЗИ’ДИУМ и. лат. 1) Җыелыш яки киңәшмәне алып бару өчен сайланган орган; шуңа кергән кешеләр. Сара апа президиум өстәленә җәелгән кызыл ситсы кебек кызарып чыкты. Х.Сарьян. Президиум сайлау, көн тәртибен раслау да тып-тыныч кына үтте. Ф.Садриев. Президиум, сәхнәгә чыгып, үз урынына урнашты. Р.Батулла 2) Кайбер оешмаларның яки учреждениеләрнең җитәкче органы. СССР Верховный Советы Президиумының 1943 ел, 27 август Указы белән Ф.Г.Камалетдиновка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ш.Рәкыйпов. Аның тәкъдиме белән президиум эш планы кабул итте. Р.Мөхәммәдиев. Тырыш хезмәте өчен Республика Югары Советы Президиумының Мактау кәгазе белән бүләкләнә ул биредә. Ф.Фәткуллин 3) җый. и. Шул органга кергән кешеләр. Аппарат янында Төркестан Совнаркомы президиумы. Ш.Усманов. Якуб Совет президиумын җыйды. И.Гази |