ПРЕЗИДЕНТЛЫК и. 1) Президент дәрәҗәсе, исеме, вазифасы. Әгәр дә сайлаулар бер генә көн соңрак үтсә, господин Ельцин бу юлы инде президентлыктан, мотлак, колак каккан булыр иде. Ә.Еники. Татарча ярты кәлимә белмәгән һәм белергә дә теләмәгән хәсрәт иптәшләргә һәм президентлык дәрәҗәсен түбән төшереп, үзләрен кандидат итеп күрсәткән шофёр, эшче, директор һ.б.га каршы яздым. Н.Гыйматдинова. Президентлыкка кандидат итеп күрсәтелүгә үк, шофёрларны үз ягыма аударам. Ф.Баттал

2) Президент булып торган вакыт һәм президент эшчәнлеге. Ә безнең бүгенге Президентыбыз – Минтимер ага Шәймиев. Аның президентлыгы татар халкының язмышы хәл ителгән тарихи бер чорга туры килде. Р.Миңнуллин. Рөстәм Хәмитов үзе дә, президентлык вазифаларына керешүгә үк, Башкортстанның брендларын арттырырга һәм аларны бар дөньяга танытырга кирәк, дигән бурыч куйган иде. Идел. Дмитрий Медведевның 4 еллык президентлык чорында кабул иткән кануннары арасында күпмедер дәрәҗәдә файдалылары да, бер кирәксезләре дә булды. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә