ПРЕЗИДЕНТ и. лат. 1) Билгеле бер срокка дәүләт башлыгы итеп сайланган кеше; илбашы. Төркиянең беренче Президенты Ататөрекнең мавзолее гына да ни тора! Р.Миңнуллин. Безгә алга таба нишләргә? Менә шушы сорауларны куярга кирәк Россия Президенты алдына. Ф.Бәйрәмова. 1995 елда Кыргызстанда «Манас» эпосының меңьеллыгын бәйрәм итү --- гаять әһәмиятле чара булды. Анда Төркия президенты С.Демирәл, --- Кыргызстан президенты А.Акаев, Төрекмәнстан президенты С.Ниязов, Үзбәкстан президенты И.Кәримов һәм башка күренекле дәүләт эшлеклеләре катнашты. Ф.Галимуллин 2) Берәр җәмгыятькә яки учреждениегә җитәкчелек итү өчен сайланган рәис. Татарстан Фәннәр академиясе президенты, филология фәннәре докторы, академик Мансур Хәсән улы Хәсәнов 1930 елда Зәй районының Бигеш авылында туа. С.Ибраһимова. «Мәңгәр» фонды президенты Сафия ханым, аның ире Гыйззәт Имре, фондның вице-президенты Мәхмүт Әллүкәй Сабага да килделәр. Т.Нәҗмиев. Хәзер бу игелекле эшне Гомәр аганың улы, Финляндиядәге «Ислам җәмгыяте»нең президенты Окан әфәнде бик уңышлы дәвам иттерә. Х.Миңнегулов |