ПРЕЗЕРВАТИВ и. лат. Балага узудан һәм венерик авырулардан саклану өчен кулланыла торган бик юка, кечкенә яры капчык. Чыннан да, балалар бакчаларындагы сабыйларга наркоманиянең начарлыклары турында сөйләп кенә, төрле шоу-концертлар оештырып кына, дискотекаларга килгән яшьләргә презервативлар таратып кына уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Р.Миңнуллин. Аннан бер презерватив, кулъяулык, фатир ачкычы белән ике мең сум акчадан башка әйбер табылмады. Р.Сәгъди |