ПРЕЗЕНТАЦИЯЛӘ’Ү ф. Яңа, күптән түгел генә барлыкка килгән, иҗат ителгән берәр нәрсәне җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү, күрсәтү. Мәскәүдә Мәскәү армеецларын 18 ел үткәннән соң чемпион титулына китергән Валентин Николаевның яңа җыелма командасын тәкъдим итү (презентацияләү) булды. Т.Кәримов. Укытучылар үз хезмәтләрен презентацияләделәр, үзләре язган шигырь һәм хикәяләрен укыдылар. Гасырлар авазы. Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнехановка «Казансу» елгасының яр буе биләмәсен комплекслы үстерү концепциясен презентацияләделәр. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә