ПРЕЗЕНТА’ЦИЯ и. лат. 1) Нинди дә булса яңа, күптән түгел генә барлыкка килгән, булдырылган, иҗат ителгән берәр нәрсәне җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү, күрсәтү тамашасы, акциясе. Ә Казан зур ул, кызым, Казан кайный! Көн дә банкет анда, көн дә презентация, көн дә бәйрәм! Аманулла. Нәшрият үз хезмәтен --- очрашу кичәсе, презентация кебек акцияләр үткәреп тә җәмәгатьчелеккә таныта, потенциаль укучыларны җәлеп итә. М.Вәлиев. Теләге булганнар төрле тематик презентацияләр: Пермь төбәкләрендә эшләп килүче мөселманнар берләшмәләре, Диния нәзарәтләре, мәчетләр белән таныша ала. Шәһри Казан

2) Берәр нәрсә турында кирәкле мәгълүматны кулланучыга уңайлы формада җиткерү мөмкинлеге бирә торган мәгълүмат яки реклама чарасы

3) информ. Докладчы чыгышының эчтәлеген чагылдырган рәсем, тест, искәрмә һ.б.ш.ларның бер файлга слайд-шоу формасында туплап бирелгән җыелмасы. Бигрәк тә дәресләрне заманча технологияләр кулланып, мультимедиа чаралары, презентация программалары файдаланып оештырганда, укучылар актив эшчәнлеккә тартылалар ---. З.Исламова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә