ПРЕДСЕДАТЕЛЬЛЕК и. Председатель вазифаларын башкару эше, председатель вазифасы. Әйе, моннан биш ел элек аны капылт кына председательлектән төшермәгән булсалар, ул, бер-бер җаен, әмәлен табып, ничек тә Исхакны авылга өндәгән булыр иде. А.Гыйләҗев. --- авылдашлары аның сугыштан яраланып кайткан әтисенә, үзебезнең Ярулла дип, председательлек эшен ышанып тапшырганнар иде. Н.Хәсәнов. Миңнулла түзеп тора алмады. Председательлек итүче кешенең рөхсәтен сорап тормастан, атылып трибунага менде дә: – Иптәшләр! – дип кычкырды. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә