ПРЕДСЕДА’ТЕЛЬ и. рус 1) Җыелышны яки утырышны алып бару өчен сайланган кеше; рәис. – Кем шушы фикерне хуплый, кулларыгызны күтәрегез! Мәрьям башын күтәреп залга карарга куркып калды. – Бертавыштан, – диде председатель. М.Маликова. Садри – мәҗлес-җыелыш рәисе, председатель. Г.Камалетдинов

2) Кайбер учреждение, берләшмә, җәмгыять, оешма яки алардагы бүлекләрнең җитәкчесе. Мине районның иң арткы почмагындагы бер колхозга председателе үзе машинага утыртып алып китте. Н.Дәүли. Председатель Тимерхан, көзгә хезмәт көненә уңыш өч килодан да ким булмаячак дип, күңелләргә дәрт өстәде. М.Мәһдиев. --- аттестат һәм дипломнарның күчермәләре белән танышкач, комиссия председателе турыдан-туры: – Ремек кебекләргә иң катлаулы космик техниканы ышанып тапшырырга мөмкин, – диде. Галәмгә юл

3) Югары дәүләт органы яки хөкүмәт, дәүләт җитәкчесенең рәсми атамасы составында кулланыла. [Аны] обком секретаре белән Верховный Совет Председателе котларга килә. Т.Гыйззәт. Милләтләр Советының председатель урынбасары итеп сезнең кандидатура тәкъдим ителгәч, сөенеп куйган идек. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә