ПРЕДПРИЯ’ТИЕ и. рус Юридик зат хокукларына ия булган, мөстәкыйль хуҗалык алып бара торган җитештерү яки сәүдә берәмлеге; эшханә, завод, фабрика, мастерская һ.б.лар; шундый берничә берәмлек берләшмәсе. Вакыт сукканны әллә ничәнче тоемы белән сизеп ала һәм, рәсми эштән китеп, берничә яраннарыннан гына торган кече предприятие ача. Т.Галиуллин. Казан шәһәренең Мәскәү районына урнашкан предприятиеләр һаваны агулауга үзләреннән зур өлеш «кертәләр». А.Низамов. Байтак кына ачуланышканнан соң, предприятие директоры, кабинетыннан чыгып китү максаты белән, ишеккә юнәлгән. Я.Шәфыйков |