ПРЕДОХРАНИ’ТЕЛЬ и. рус Эштә, көнкүрештә кулланыла торган техник аппаратуралар, электр приборларын төрле һәлакәтләрдән кисәтү, гамәлсезләнүдән саклау өчен хезмәт итә торган җайланма; саклагыч. Инженер предохранительне чыкылдатып ычкындырды, мылтыкны аучыларча җиңел генә иңенә терәде. Г.Ахунов. Шактый азаплангач кына, Эдуард тавыш бирде: – Бер предохранитель янган, Галимә Галләмовна. Шуны алыштырдым. Л.Лерон. Пычкыларның теше --- коелып кына тора, һәм аларга победит --- ябыштыралар; пычкылар кәкрәя, ут сүнә (предохранитель янмасын өчен, электриклар хәтта кадак тыгалар иде), моторлар янып чыга. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә