ПРЕДМЕТ и. рус 1) Күрергә, тотып карарга мөмкин булган теләсә нинди матди җисем, әйбер. Аллегориянең асылы – абстракт бер фикерне яисә төшенчәне чынбарлыктагы конкрет бер күренеш яки әйбер (предмет) белән алыштыру. Ф.Урманчеев. Автор кайвакыт фигыльләрне сирәгрәк файдалана, --- ул исемнәрне яратарак төшә, предмет яки күренешнең исеме аның өчен мөһимрәк санала. Г.Морат. Лейтенант --- каты итеп өстәлгә сукты. Өстәл кырыена авышкан предметлар (тәлинкәләр, чәшкәләр, кашыклар һ.б.), бердәм сикерешеп, озак кына алдагы позицияләренә кайта алмыйча интектеләр. Х.Ибраһимов 2) Һәртөрле фикерләү, сөйләм, танып белү һәм иҗади эшчәнлекнең эчтәлеген тәшкил иткән тема. Әмма шунысы бар: бәхәс предметы чын «алтын алма» булырга тиеш. Т.Миңнуллин. Кеше тормышының кыйммәте кемнеңдер законсыз шәхси зәвыгы яки өстенлек итү предметы була алмый. А.Низамов. Татар халык мәкальләрендә --- һинд, монгол алынмалары күпчелекне тәшкил итмәгәнгә, тикшеренүләрнең предметы итеп сайланмадылар. Г.Мөгътәсимова 3) Уку-укыту эшендә өйрәнелә торган фән тармагы. Туризм инде берничә ел рәттән институтта махсус предмет буларак та укытыла. А.Хәсәнов. Гомуми белем дәрәҗәсе җитәрлек булмаган, рус телен начар белгән курсантлар уку вакытында махсус предметлар буенча рус телендә уздырылган дәресләрне аңламыйлар, тиешенчә кабул итә алмыйлар. З.Кириллова |